| ||||
Универсиада 2013: минем шәһәрем һәм мин |
||||
2013нче елның җәе туган шәһәребез Казан өчен тарихка кереп кала торган ел фасылы булырдыр, мөгаен. Ә ни өчен? Яше дә карты да бу сорауга җавап бирә алачак, минемчә. Бөтендөнья студентлары Татарстанга – Казаныбызга җыелачак бит. ХХVII җәйге Универсиада башкалабызда узачак. Татарстан башкаласының йөзе, кыяфәте айлап-еллап түгел, көнләп- сәгатьләп үсә хәзер. Туйга әзерләнгән кәләш кебек чибәрләнә, матурая Казан. Нинди генә спорт сарайлары төзелми! Аларның исемнәре генә дә үзе ни тора: “Ак барс”, “Ак бүре”, “Бустан”, “Олимп”, “Мәскәү”, “Триумф”, “Ватан” һ.б. Яшьләр өчен менә дигән перспектива бу. Чөнки наркомания, спиртлы эчемлекләр проблемаларын яшьләрне спортзалларга, түгәрәкләргә җәлеп итеп кенә җиңәргә була. Универсиада бу юнәлештә катализатор ролендә бик яхшы тәэсир итәргә тиеш. Яшьләр арасында спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тартылучылар саны сизелерлек дәрәҗәдә күтәреләчәк. Универсиаданың уңай якларының берсе бу. Татарстан Президенты карары нигезендә Универсиада өчен төзелүче корылмаларда халыкка спорт белән шөгыльләнү өчен махсус программа булдырылды. Әлеге программа әнә шул комплексларда тормышка ашырыла. Иртәнге сәгать җидедән кичке җидегә кадәр барлык объектларда да диярлек спорт мәктәпләренә йөрүче балалар шөгыльләнә.Башкалада 37 спорт мәктәбе бар һәм аларда 25 меңләп сабый спорт белән шөгыльләнә. Уку көннәрендә көндез бер сәгать вакыт мәктәп укучыларына бирелә. Шулай итеп, балалар атнага бер тапкыр факультатив рәвешендә билгеләнгән физик культура дәресен заманча спорт комплексларында уздыралар. Әлеге корылмаларда көн саен кичке җидедән соң түләүле спорт түгәрәкләре эшли. Ә менә якшәмбе көннәрендә халык өчен бушлай күнегүләр һәм башка чаралар оештырыла. Корылмалар саны арткан саен, башкалада спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә үсәчәк. Бу – балаларның сәламәт һәм таза булып үсүенә китерә торган менә дигән файдалы күренеш. 2013 елгы Универсиаданы Казан шәһәрендә үткәрү, минемчә, халыкара аренада бик зур танылу китерер. Алайса Казанны Казахстан белән бутаучы илләрдә бар бит! Дөньяда Татарстан дигән бик матур ил барлыгын, аның гүзәл башкаласы Казан, тырыш һәм мактауга лаек халкы бар икәнлеген бөтен дөнья белергә һәм танырга тиеш. Безнең халык моңа бик лаек, минемчә. Универсиаданың талисманы итеп канатлы ак барсның баласы – Юни билгеләнде. Ак барс – Татарстанның гербында ясалган. Ул илебезнең символы буларак таныла. Тарихтан билгеле булганча, Болгар ханнарының да символы булган ул. Юни хәзердән үк үзенең нәни дусларын Универсиада белән таныштыра. “Болгар” радиосында Марсель Әхмадуллин һәм Универсиаданың талисманы Юни балаларга спорт төрләре турында тапшыру алып баралар. Анда Казан шәһәрендә булган спорт объектлары һәм төрле спорт уеннары кызыклы форматта бирелә. Балаларның физик яктан сәламәт булып үсүләре өчен барлык мөмкинлекләр дә бар шәһәребездә! Киләчәк яшьләр кулында, дибез. Сәламәт, камил акыллы, вакытын юкка әрәм итмичә, файдалы хезмәткә күнеккән яшь кеше илебез данын югары тотар дип уйлыйм. Универсиада булыр ул, алла боерса, үтеп тә китәр. Ә спорт корылмалары үзебезнең шәһәрдә калачак. Бу – бик зур байлык. Димәк, яшьләребез үз юлын тапсын өчен, аларның файдасы күп булачак. Акыллы ил башлыгы һәрвакыт тормышны күпкә алга китеп күрә белә. Менә бу очракта Татарстан аксакаллары алдан күреп эш итәләр. Бүген Универсиада булды да дөнья бетте дигән сүз түгел бит әле ул. Ил-көнебез яшәсен өчен, сәламәт буын кирәк. Ә шуның кадәр спорт корылмалары, шуның кадәр мөмкинлекләр булу – безгә дә, бездән соңгы буынга, оныкларыбызга да актив тормыш алып барыр өчен менә дигән мөмкинлек. Ялкауланып кына ятмаска кирәк. Әнә чит илләрдә гаиләләре белән тауда чаңгы шуалар, велосипед ярышларына чыгалар. Без алардан бер дә ким халык түгел! Сәламәт кешедән генә сәламәт бала туа. Татарстаныбыз гөрләп чәчәк атачак әле киләчәктә! Казан шәһәрендә яшәүче һәр кешенең тормышына Универсиада теге яки бу дәрәҗәдә үзгәреш алып киләчәк. Минем көнкүрешкә ничек йогынты ясый соң Универсиада? Әлбәттә, 2013нче елда студентлар белән спорт ярышларында катнашып, чит илләрдән килгән яшьләр белән дуслашып та йөри алмаячакмын. Күз алдына китерик, ул җәйдә урамда бала белән йөргәндә, бер чит илдән килгән студент очрап, Казанның тарихи урыннары турында сөйләгез әле, дисә, мин нәрсә эшләргә тиеш? Шәһәребезнең тарихын азмы-күпме беләм, ләкин тел ипилек-тозлык кына. Татарлар инглизчә сөйләшә белми дигән фикер тумасын өчен, мин хәзердән үк курсларга язылырга, шулай ук үзлегемнән дә телне өйрәнергә дигән карарга килдем. Ә икенче яктан караганда, Татарстанда яшәүче һәр кеше сәламәт икән дигән фикер калырга тиеш кунакларда. Моның өчен вакытны дөрес бүлеп, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Мин дә үзебезнең өй янында төзелгән “Ак бүре” спорт комплексына йөри башладым. Сәламәт тәндә сәламәт акыл дигән борынгылар. Универсиада һәркемне дә шундый яхшы уйларга, эшләргә этәрсә, Казаныбызда яшәү бик кызыклы һәм искиткеч булачак. |
|